2018 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулды.
Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чара узды. Чарада "Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.
Балалар Кырлай авылында яшәүче әбигә кунакка бардылар, юлда аларга Шүрәле, Су анасы, күбәләк кебек әкият геройлары очрады. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Әби аларны коймак белән сыйлады. Чара ахырында балалар "Туган тел" җырын башкардылар.