Бөек Җиңүнең 73 еллыгыны  багышланган җиңел атлетика буенча чабышлар

2018 елның 4 мае, җомга

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты коллективы, Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә, быел да традиция буенча  җиңел атлетика буенча чабышлар оештырды.
Ярышта кадетлар мәктәп-интернаты, Ульновка, Иске Элмәле, Әккәрәй, беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләре укучылары катнашты.  Йөзләп яшь спортчы район үзәгендәге Азатлык-сугышчысы һәйкәле яныннан старт алдылар. 2003 елгы һәм бәләкәйрәк малайлар һәм кызлар - бер километр 500 метр, 2000-2002 елгы егетләр һәм кызлар өч километр араны йөгереп уздылар. Алар шулай  Җиңү Көненә үзләренең теләктәшлекләрен белдерделәр.
Җиңүчеләр  дүрт категориядә билгеләнде.
2003 елгы һәм бәләкәйрәк кызлар арасында иң җитезе Ульяновка мәктәбеннән  Варвара Тимирясова булды. Шул ук мәктәптән Виктория Елестратова – икенче, Чирмешән кадетлар мәктәбеннән Анастасия Малыгина өченче булды. Малайлар арасында  кадет мәктәбеннән Айрат Төхвәтуллин – беренче,  Данила Анисимов – икенче, Ульяновка мәктәбеннән Владимир  Иванов  өченче урында. Өлкәннәр төркемендәге кызлар арасыенда Виолетта Сумина (Ульяновка) иң тиз йөгерүче булып танылды. Виктория Сумина (Ульяновка) – икенче, Ирина Фадеева (икенче Чирмешән мәктәбе) – өченче. Егетләр арасында иң җитезе – Роман Акимчук (икенче Чирмешән мәктәбе), Станислав Тузов (Иске Элмәле мәктәбе) – икенче, Данила Иванов (Ульяновка мәктәбе)  өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International