Республика территориясендә көньяктан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк.
Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
6 май 18 сәгатьтән 7 май 18 сәгатькә кадәр төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил исәчәк, көчәйгәндә 13 м/с җитәргә мөмкин.
Якынча фаразлауларга караганда, 7 майда һава температурасы 6-10 градус җылы булса, көндез 14-17 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы көтелә.