Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мемориаль үзәктә музей һәм музейдан тыш чаралар оештырылды.
Мемориал экскурсоводлары "Чишмәкәй" һәм "Ромашка" балалар бакчысында тәрбияләнүчеләр өчен музей сәгате үткәрделәр.
"Укучының мәдәни көндәлеге" проеты кысаларында беренче Чирмешән мәктәбенең 1 класс һәм Чирмешән лицееның 4 класс укучылары белән дә "Батырлар исемен гасырлар буе алып барабыз" темасына музей дәресе уздырдылар.