Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортына район үзәк китапханә хезмәткәрләре килде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

15 майда Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортына район үзәк китапханәсеннән килделәр. Алар монда яшәүчеләргә “Сугыш еллары поэзиясе” турында сөйләделәр.  Ватан, сугыш, үлем һәм үлемсезлек, дошманга нәфрәт, сугышчан туганлык, дуслык, мәхәббәт һәм тугрылык, җиңү турында хыял, халык турында уйланулар – болар барысы да сугыш еллары поэзиясенең төп  темалары. Китапханәдә эшләүчеләр интернат йортта яшәүчеләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырдылар, китаплар таратып сугыш еллары шагыйрьләре белән таныштырып үттеләр. Сугыш еллары чорындагы кебек совет чорында да  шул хәтле күп шигырьләр язылмагандыр мөгаен...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International