Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Роман Миронов - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе. Ул һәм аның укытучылары Мәссаров Хәким Сәбирҗан улы, Анисимова Елена Ивановналар ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнделәр.