Әмир авылыннан Галимова Оркыя Зарип кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.
Оркыя Зарип кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Гыйльманова, урынбасары Рокия Гатауллиналар килде. Рәмзия Долгополова Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге тапшырды һәм сәламәтлектә озын гомер итүен теләде.
Оркыя әби авыр сугыш елларында һәм аннан соң да колхозда хезмәт куя, 12 яшендә үгез җигеп колхоз кырында эшли.
1953 елда Мәкъсум Максут улына тормышка чыга. Аларны авылдашлары үрнәк гаилә буларак беләләр, гомерләре буе туган авылларында эшлиләр. Мәкъсум абый комбайнда эшли, Оркыя әби чөгендер игә. Ул аш-суга бик оста була, гаиләсенә дә, туганнарына да, авылдашларына да бавырсак, ипи, пироглар пешерә. Алты бала үстерәләр, аларда да хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр. Мәкъсум бабай белән Оркыя әби 60 ел тату гомер итәләр, Мәкъсум бабай 2012 елда үлә.
Оркыя әби бүген улы Шәүкәт, килене Фәния белән гомер итә. Ул аш-су серләрен килененә дә өйрәткән, хәзер Фәния оста бавырсак пешерүче булып танылган. Әбинең 11 оныгы, 14 оныкчыгы бар.
Тату гаилә зур табын артына еш җыела, бүген дә юбилейга кунаклар күп җыелган.