"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча йомгаклау чарасы

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

22 майда Чирмешән балалар китапханәсендә  "Укучының мәдәни көндәлеге" республика  проектының район этабында актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Райондагы  24 укучының көндәлеге финалга чыкты. Бүләкләү тантанасына иң актив 4 ата-ана һәм  иң актив 20 укучы чакырылды.

Менә ул җиңүчеләр:

 беренче класслар арасында – Федоров Константин (Әккәрәй мәктәбе)

- икенче класслар арасында – Ганеев Илнур (Чирмешән лицее)

- өченче класслар арасында – Мөхәммәтшина Язилә  (Чирмешән лицее)

- дүртенче класслар арасында – Фәтхетдинов Әмир (беренче Чирмешән мәктәбе)

- «Иң культурный ата-ана» номинациясендә  Ганеева Гөлюзә Минзәки кызы.

Җиңүчеләр 28 майда Казанга бүләкләү тантанасына баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International