Түбән Кәминкәдән Сөнгатуллина Зәбирә Закир кызы 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 25 мае, җомга

Түбән Кәминкәдән Сөнгатуллина Зәбирә Закир кызы 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте.

Зәбирә Закир кызын юбилее белән котларга район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина,  Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Галәүтдиновалар килде. Рәмзия Долгополова юбилярга  РВ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлар җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Зәбирә әбинең юбилеена якыннары -   апасы  Нәкыйбәнең балалары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары җыелган.

Зәбирә әбинең балалык  чоры авыр сугыш елларына туры килә, 13 яшеннән колхозда эшли башлый.  Рәшәткә артында да булырга туры килә аңа. 1942 елда Казанга ФЗОга да җибәрәләр, тик нигәдер эшкә генә урнаштырмыйлар. Качып кайткан өчен аларны алты елга төрмәгә утырталар. Ике ел урман кисәләр, 1945 елның сентябрендә кайта төрмәдән. Зәбирә Закир кызы гомре буе колхозда эшли, гаиләсе, баласы булмагач  аңа бөтен авыр эшне йөклиләр.

Зәбирә әби 30 елга якын апасының улы - Тәлгать һәм килене -  Фәридә гаиләсендә яши.  Ул Булат, Әхтәм,  Әкъдәс, Фоат гаиләләрендә дә кадерле кунак. Өч ел элек Зәбирә әбинең күзе начар күрә башлый, операциядән соң ачыла.  Ул бүген дә биш вакыт намазны калдырмый, ураза тота, район газетасын да яратып укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International