Хезмәткә-хөрмәт

2018 елның 1 июне, җомга

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Иске Котыш авыл китапханәсе мөдире Татьяна Константиновна Разина, мәктәп укучыларының тормыш куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесен әзерләгән Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укытучы-оештыручысы Хәким Сабирҗан улы Мәссаров муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

Мәктәп укучыларының тормыш куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңгәне өчен, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Роман Юрьевич Мироновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International