Татарстан синоптиклары республикада кырау һәм җил-давыл булу ихтималын хәбәр итә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары республикада кырау һәм җил-давыл булу ихтималын хәбәр итә
8 июньдә төнлә урыны белән туфрак температурасы -1˚ка кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан синоптиклары республика территориясендә җил-давыл булу ихтималын кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кискен агрометеорология күренеше Татарстан территориясендә көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 8 июньдә төнлә республикада урыны белән туфрак -1˚ка кадәр суынырга һәм кырау төшәргә мөмкин. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International