Лениногорск районында "Балтай" мордва бәйрәме

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Күрше Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында узган “Балтай” бәйрәмендә Мордва Афонькәсе һәм Иске Котыш авылларының фольклор коллективлары да катнашкан.

Әлеге чарада шулай ук Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнары үзешчәннәре, Казан һәм Самара өлкәсенең Шентала районы кунаклары чыгыш ясаган. “Балтай” нигезендә урман патшасы аюга табыну, догалар уку ята, ул җырлар һәм халык уеннары белән үрелеп бара.

Яңа Элмәле авылының “Пиләш” ансамбле бу көннәрдә күрше Самара өлкәсендә үткән “Акатуй” бәйрәмендә үз осталыгын күрсәткән. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән 50гә якын коллектив килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International