"Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Дворовые игры как средство самоорганизации личности» исемле яңа технология эшли башлады. Үзәкнең социаль педагогы Шипилова Е.Н. 8 июньдә балалар белән чираттагы тапкыр шундый дәрес уздырды. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар. Әлеге технология буенча мондый чара җәй көне айга - ике, көзен айга бер тапкыр уздырылачак.