2018 елның 9 июнендә Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Район мәдәният йортында узган тантаналы чарада социаль хезмәткәрләр адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәүс Морадыймова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров, районның клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатиналар котлады.
Иң яхшы социаль хезмәткәрләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.