Үткән атнада 9 класслар математика, җәмгыять белеме, тарих, химия һәм география буенча төп дәүләт имтиханнары тапшырдылар. 11 класслар 6 июньдә рус теленнән БДИ тапшырдылар, дүрт укучы инглиз теленнән имтиханны Әлмәткә барып бирде. 11 классларның соңгы имтиханнары - 20 июньдә, 9 классларның - 25 июньдә.