Бәркәтә авылыннан Газизҗанова Мингаян Газизҗан кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бәркәтә авылыннан  Газизҗанова Мингаян Газизҗан кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.

Мингаян Газизҗан кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм  район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары  Елена Кочина котлады. Рәмзия Долгополова РФ Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.

Мингаян әби тормыш иптәше  Гайзулла бабай белән 61 ел гомер итәләр, кызганыч ул 2014 елда вафат була.  Мингаян әбинең бер улы ике оныгы  һәм ике оныкчыгы бар. Алар себер якларында яшиләр, еш кайта алмыйлар.

Мингаян Газизҗан кызы ялгызы яши, аңа өй эшләрендә социаль хезмәткәр Миңнегөл Мортазина  булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International