Хәтер һәм кайгы көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Биредә яшәүчеләр белән "Хәтер уты сүнми..." темасына хәрби-патриотик китап сәгате уздырдылар, слайд-фильм күрсәттеләр. Чара ахырында өлкәннәргә уку өчен әдәби китаплар да бирделәр.