Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан район үзәгендә, Геройлар Аллеясында кайгы митингы узды. Бу чарага йөзләгән кеше җыелды.
27 миллион ватандашыбыз башын салган бу сугышны, әтиләребезнең, бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз, аларны еш искә алабыз. Онытырга хакыбыз юк. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре дә бу чарада катнашты. Митингка килүчеләр Бөек Ватан сугышы залыда да булдылар.