Татарстанда көчле давыл көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
3 июльдә кичен һәм 4 июльдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яшенле, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 - метрга, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәчәк.