Чирмешән муниципаль районы "Изге йөрәк" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге төрле программалар буенча эш алып бара. «Государственная стратегия противодействия распространения ВИЧ-инфекции в Российской Федерации на период до 2020 года и дальнейшая перспектива» иң төп профилактикалау программаларының берсе.
Әлеге программа кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе педагоглары ВИЧ һәм СПИДны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар уздыралар.