1 июльдә узган "Акатуй" бәйрәмендә безнең музей "Иң яхшы милли өй" номинациясендә икенче урын алды һәм бүләкләнде. Без анда кунакларны чәй белән сыйладык.
3 июльдә якташыбыз, Туймәт авылында туып үскән Фәйзелхак Галимов музейга үзенең картиналарын бүләк итте.