Озакламый "ЧИРМЕШӘН" универсаль спорт залы ишекләрен ача. Подрядчы оешма "НеоСтрой" җәмгыяте төзелеш эшләрен тәмамлады, тирә-юне төзекләндерелгән.
Ике катлы бинаның беренчесендә урнашкан спорт залында волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга була. Шулай ук анда тренажер залы, душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре урнашкан. Икенче катта самбо һәм милли көрәш буенча дәресләр уздырырга планлыйлар.