Безнең музейда Туймәттә туып үскән, бүген Бөгелмәдә гомер итүче якташыбыз, рәссам Фәйзелхак Хөсәен улы Галимовның күргәзмәсе әзерләнә. Аның авыл урамнарын, туган як табигатен сурәтләгән картиналарын күрү өчен 2018 елның 18 июлендә, 9 сәгатьтә күргәзмәне ачу тантанасына көтеп калабыз.