Илдә баручы футбол буенча чемпионат кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Яшьләр мәйданчыгында балалар белән "Футболда бик рәхәт" исемле спорт сәгате оештырдылар. Балалар спорт уеннарында, викториналарда, эстафеталарда катнаштылар. Балалар биремнәрне бик тиз үтәделәр һәм һәр катнашучы бүләк алды.