Бүген, 2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы иктисад министры Фәрит Әбделганиев эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булып китте.
Фәрит Солтан улын район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең иктисад сораулыры буенча урынбасары Марат Әһлиуллиннар озатып йөрде. Алар Лагерка авылындагы эчә торган су тутыру цехында булдылар. Әлеге цех агымдагы елның 16 июлендә ачылган иде. Ул елга 118 мең декалитр су җитештерергә сәләтле. Өехны эшләтеп җибәрү өчен 15 миллион сум акча тотылган. 0,5 һәм 1,5 литрлы шешәләрдәге су РАЙПО кибетләре аша сатыла.
Министр "Инициатива" бизнес-клубы вәкиле Альберт Латыйпов белән дә очрашып, сөйләште, "Илхан" сөтчелек комплексында да булды.