Чирмешән районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте.
Министр Лениногорск районында узган семинарда катнашкан. Аннан кайтуышлый алар, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән, вертолетта безнең район басуларын карап әйләнгәннән соң, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең Шентала ягындагы кырына төштеләр. Иң әүвәл министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, белгечләрнең шактыен танып, аларга исемнәре белән дәшеп күңелне алды, хәтере яхшы, игътибарлы кеше икән. Игенчелектәге эшләр хакында да җылы сүзләр ишеттек аңардан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International