Иске Үтәмештән Баһаутдинова Мөкәрәбә Таҗетдин кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан  Росси Презеденты исеменнән дә котлаулар кабул итте

2018 елның 27 июле, җомга

Июльнең соңгы көннәрендә Иске Үтәмештә Баһаветдиновлар йорты гөр килеп торды. Төп йортка, Мөкәрәбә әбинең 90 яшьлек юбилеена, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары мул табын артына җыелды.

Мөкәрәбә Таҗетдин кызының балачагы авыр сугыш елларына туры килә, гомере хезмәттә уза. “22 партсъезд” исемендәге колхозда төрле эшләр башкара, кая кушсалар шунда бара. Тик ул бер вакытта да зарланмый.

Мөкәрәбә әби бүген улы Мәсхүт, килене Эльмира тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әби көннәрен догалар, намаз укып уздыра.

Юбилярның биш баласы, 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Төрле шәһәрләрдә яшәүче балалары да төп йортта еш кунак булалар.

Юбилей көнне әби балаларыннан гына түгел, Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International