Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәрләр

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның  2 августына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча 5098 гектардан бөртекле культуралар җыелган, бу тиешленең 17%.  Бер гектардан уртача  25,4 центнер уңыш чыга, барлыгы 12949 тонна  бөртек суктырылган.

"ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте арпа  суктыра башлады, бер гектардан 27,1 центнер  уңыш чыга. Бу хуҗалыкта бөртеклеләрнең 28% суктырылган, гектардан уртача 32,2 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International