Чирмешәндә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйриячелек акциясе узды

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында район үзәгендә үткән бәйрәм чарасында районыбызның 140 мәктәп укучысына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.
Авыр тормыш хәлендә калган яки күп балалы гаиләләр өчен бу бик вакытлы, урынлы булышу. Игелеклелек акциясенә эшмәкәр якташларыбыз, нефтьчеләр, депутатлар кушылган. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларның барысына рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм үзе дә сабыйларга бүләкләр тапшырды.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен кушылган, иганәчелек иткән якташларыбызның кайберләре: “Шушмаойл” компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин, Түбән Камадан кайткан, тумышы белән Кармыш егете Фәгыйль Гатиятов бәйрәмдә катнашып, балаларга алып килгән бүләкләрен сәхнәдә үзләре тапшырдылар.
Яшьләр мәйданчыгындагы бу чара, гомумән, зур, колачлы бәйрәм рәвешендә узды, чыгышлар, концерт, уеннар да булды, күргәзмәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International