Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл игълан ителде

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, Чирмешән районында һәм республиканың тагын 16 районында 3 августтан гадәттән тыш хәл игълан ителде.
Әлеге режим азык-төлек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре (коры җил, туфрактагы корылык, коры hава) нәтиҗәсендә туган куркынычны бетерү максатларында кертелә. Аның нигезендә районнарда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү hәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиялер hәм хәвефле табигать күренешлеренең тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару hәм аварияләрдән соң торгызу эшләре алып бару буенча чаралар уздыруга җәлеп ителүче көчләрнең эш теркемнере составын билгеләү һәм биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чаралар эшләү бурычы куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International