Үзәк китапханә хезмәткәрләре 8 августта өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр өчен татар шагыйре Равил Фәйзуллинга багышланган "Күренекле татар шагыйре" исемле әдәби сәгать уздырдылар. Чара барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.