Бәйрәм белән! Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз. Яшәешебездә төзүче хезмәтенең әһәмияте бик зур. Сезнең хезмәт сөючән булуыгыз бәрабәренә яңа һәм мөмкинлекләр тудырылган торак йортлар калка, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр ремонтлана, спорт һәм күңел ачу комплекслары төзелә.