Андреевка авылы кунаклар каршы алды.

2018 елның 10 августы, җомга

Район мәдәният йорты белгечләре авыл клублары узешчәннәре белән кечкенә авылларда авыл кичләре уткәрә башладылар. 4 август көнне шундый күңелле кич Андреевка клубы алдында үтте. Бәйрәм кичке 19 сәгатьтә башланып китте. Тамашачылар алдында Альмир Жораев, Әлфия Закирова һәм Казанка авыл клубының “Деревенька” вокаль ансамбле чыгыш ясадылар. Шул ук вакытта клуб эчендә балаларга мультфильм курсэтелде. Бәйрәмгә Шешминка авылыннан да тамашачылар килгән иде. Бәйрәм бик куңелле узды. Бар килгән халык биеде, кушылып җырладылар һәм куңел ачып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр. Киләсе авыл кичләре 11 августта Яшәүче авылында 19.00 сәгатьтә, 18 август көнне Светлогорск авылында 19.00 сәг., 19 август көнне Югары Карамал авылында 14.00 сәгатьтә узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International