11 август киче Яшәүче авылы халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм киченә әйләнде. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда Чирмешән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Иске Кади авылы үзешчәннәре зур, күңелле программа белән чыгыш ясадылар. Монда матур җырлар да, дәртле биюләр дә, нәфис сүз, юмор һәм төрле конкурслар белән үрелеп барды. Авыл халкы олысы да, кечесе дә бердәм булып, артистларыбыз чыгышын тамаша кылып, рәхәтләнеп биеп кич буе күңел ачтылар. Кичә тәмамлаганнан соң да рәхмәтләр әйтеп, бик озак таралышмый тордылар.