"Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң бәлага юлыкмассың!" исемле чара-уен уздырылды. Нурлат шәһәренең "Юл Хәрәкәте Куркынычсызлыгы"ның әйдәүче белгече Сафина Л.Р. балалар белән "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" темасына викторина оештырды. Балалар бу темага багышланган табышмакларны бик теләп чиштеләр.