Түбән Кәминкә авылыннан Моталлапова Фатыйма Габбас кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кәминкә авылыннан Моталлапова Фатыйма Габбас кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.

Фатыйма Габбас кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сирень Яхиналар котлады. Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Фатыйма әбигә тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә, Бөек Ватан сугышы чорында башка яшьтәшләре кебек үк тылда  эшли. Аңа ташкүмер вагоннары бушатырга, Кемерово, Иваново, Кострома шәһәрләрендә дә булырга туры килә.

1954 елда авылдашы Рәштикә тормышка чыга, биш бала үстерәләр, 50 ел тату гомер кичерәләр. Кызганыч, 2004 елда Рәшит абый үлә.

Фатыйма әби бүген улы Сәгыйть һәм килене Гөлчәчәк тәрбиясендә яши, 12 оныгының һәм 8 оныкчыгының яраткан әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International