2018 елның 14-16 декабрендә Әлмәт шәһәрендә Әлмәт бокс мәктәбен оештыручы, бокс буенча СССР спорт мастеры М.М.Акчуринга багышланган бокс буенча V республика турниры узды.
Турнирда "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Турнир йомгаклары буенча үз үлчәү авырлыгында Александр Кобылин җиңү яулады, Виктор Григорьев 54 килограмм үлчәү авырлыгында икенче урын алды. Егетләр медальләр, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.