Чирмешәннең "Юбилейный" Боз спорт сарае хәбәрләре
2018-2019 елгы сезонда 2007 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча ТР беренчелеге.
2018 елның 9 декабрендә Лениногорскийда узган ярышларда "Корыч ябалаклар" (Чирмешән) командасы "Нефтяник" (Лениногорск) командасы белән очрашты. Матч "Нефтяник" командасы файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды.
16 декабрьдә "Юбилейный" боз сараенда узган ярышларда "Корыч ябалаклар" Мамадыш командасын 3:2 белән оттылар.
25-27 декабрьдә Минзәләдә узган 2009 елгы малайлар командалары арасында ТР хоккей Федерациясе призына узган турнирда безнекеләр алтынчы булдылар.