9-13 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 20 хәбәр кабул ителгән.
Бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 53 очрагы ачыкланган. Матди зыян белән 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.
Билгесез кешеләр Чирмешәннән бер хатын-кызның банк картасыннан, алдап, 7690 сум акчасын урлаганнар. Тикшерү бара.
Лашман авылыннан бер хатын-кызга, әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, Казахстан гражданинын ялган рәвештә учетка куйган өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Чирмешән районының 5 кешесе гаризасы нигезендә, Аксубай районы кешесенә карата җинаять эше кузгатканнар: соңгысы сатып алган терлекләр өчен акчасын түләмәгән. Аннан килгән матди зыян күләме 370 мең сум тәшкил итә. Әлеге гражданиннан шушындый зыян күрүчеләр районның полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.