Чирмешәндә тату сыйныфларның серләрен ачыкладылар

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнварда Чирмешәндә, район мәдәният йортында  тату сыйныфларның серләрен ачыкладылар.

Безнең районда узган “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең зона этабында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче “б” сыйныфның ата-аналар комитеты беренче урынны яулады һәм финалга чыкты.

Жюри әгъзалары да озак киңәште. Мондый нәтиҗәне беркем дә көтмәгән иде бугай. Бүгенге бәйгедә биш команда да призер булды. Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары – икенче, Чистай һәм Әлмәт районнары командалары – өченче урыннарда.

Беренче һәм икенче урын алучылар 1 февральдә Түбән Кама шәһәренә финал уеннарына бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International