Бу авылдан Сания Мингалимов 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар җыйды. Аны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән район үзәгеннән килеп тәбрикләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Күрше Әлмәт районы Елховый авылыннан килен булып килгән кыз ире белән алты ел гына яшәп кала, 1960 елда тормыш иптәше үлеп китә, өч баласын ялгыз үстерә ул. Уңган-булган Сания балаларында да эшкә мәхәббәт тәрбияли. Бүген ул балалары, оныклары хөрмәтендә гомер кичерә.