Сосновкада Горбатовлар әниләренең юбилеена туган нигезләренә җыелды. Аны гомер бәйрәме белән котларга 6 баласы, 8 оныгы, 10 оныкчыгыннан кала район җитәкчелеге дә килде.
Авыр сугыш елларында яшьли эшкә керешкән Антонина Горбатовага тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Ире Роман Константинович белән 34 ел гомер итәләр. Тырыш, уңган гаилә балаларында да шул сыйфатларны тәрбияләгән. Юбиляр бүген уллары тәрбиясендә гомер кичерә.