Авыл җирендә яшәүче беренче (өченче) баласын тапкан аналарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның 09 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.

  • Әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум;
  • 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100000 сум.
  • Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:
  • Баланың 2018 елның 1 январеннан соң туган булуы;
  • Әнинең дә,баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш;
  • Авыл җирлегендә 3 ел яшәгән булуы.
  • Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

- паспорт
-бала туу турында таныклык;
- банкта ачылган счет реквизитлары.

Чирмешән районында 2018 елда беренче баласын тапкан 38 хатын-кыз, өченче баласын тапкан 10 әни бер тапкыр бирелүче түләүләр алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International