15 гыйнварда Лашман мәктәбендә математикадан профиль дәрәҗәсендә БДИ биреп карадылар. Имтиханда 13 мәктәптән 58 укучы катнашты. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Мироноа иң күп балл (84) җыйды, иң аз балл Чирмешән лицееннан Нияз Галәүтдиновта. Район буенча уртача балл - 42,5. Алты укучы 70тән күбрәк балл җыйган.