Лагерка авылыннан Ларионова Разыя Гариф кызын 95 яшьлек  юбилее уңаеннан Россия Президенты тәбрикләде.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Лагерка авылыннан Ларионова Разыя Гариф кызын 95 яшьлек  юбилее уңаеннан Россия Президенты тәбрикләде.

Разыя Гариф кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова,  социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевлар котлады. Рәмзия Шакир кызы Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләге тапшырды.

Разыя Гариф кызы тумышы белән Спасс районыннан, Казанда булачак ире Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Дмитриевич белән таныша. 1946 елда гаилә корып Лагерка авылына кайталар. Чувашча белмәгән татар кызына чувашлар арасында яшәү авыр була. Хәзер инде ул татар, чуваш, рус телләрендә иркен аралаша.

Алар ире белән  дүрт бала үстерәләр, бүген  ул  9 онык һәм 10 оныкчык әбисе. Разыя әби улы Юрий Викторович һәм килене  Галина Аркадьевна тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International