21-27 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 39 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда машиналарга зыян килгән.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 20 административ беркетмә төзегәннәр.
Чирмешәннең ике кешесе, стенаның бер өлешен җимереп, райпо складына кергәннәр һәм 6 шешә аракы, 2 шешә коньяк урлап чыкканнар. Соңыннан алар үзләре полициягә килеп гаепләрен таныганнар.
Бер чирмешәнле 2017 елның октябрендә танышыннан бурычка акча алган һәм аны бүгенге көнгә кадәр бирмәгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге уңайдан тикшерү үткәрә.
Билгесез адәм, Туймәт авылында үз ишегалдында бер хатын-кызны кыйнап, кулын һәм аякларын скотч белән бәйләп, авызын ябыштырып качкан. Кылынган әлеге җинаятьне полиция хезмәткәрләре тикшерә.