Ульяновка авылыннан Елена Владимировна Волкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Ульяновка авылында яшәүче 45 еллык педагогик стажы булган Елена Волкованың 90 яшьлек юбилеен кафеда билгеләп үттеләр.

Елена Владимировнаны гомер бәйрәме белән котларга җиде баласы, уналты оныгы, ун оныкчыгы гына түгел, барлык туганнары һәм район җитәкчелеге дә килде.

Укытучы булырга хыялланган кызның планнарын Бөек Ватан сугышы җимерсә дә, сугыш тәмамланганнан соң ул барыбер ниятен тормышка ашыра, Аксубай педагогия училищесын тәмамлап Ульяновка мәктәбендә физика, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәр укыта. Яшь вакытында чаңгыда йөрергә, җырларга, чуваш милли киемнәрен тегәргә ярата.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International