27 гыйнварда Әлмәттә узган Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал тауда" III Бөтенроссия фестиваль-конкурсында район балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.
Гүзәлия Сәлахованың укучылары - Мансур Галәүтдинов - "Соло" номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат, Никита Михляев - өченче дәрәҗә лауреат, Камил Казаков икенче дәрәҗә дипломант булды. "Фантазия" инструменталь ансамбле (җитәкчеләре Владимир Юрин) икенче дәрәҗә лауреат исеме алды. Укытучылары педагогик осталыгы өчен диплом белән бүләкләнде.