Иске Элмәле авыл мәдәният йортында "Йолдызлык 2019" район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнварда Иске Элмәле авыл мәдәният йортында "Йолдызлык 2019" район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры узды. Анда Ульяновка, Иске Котыш, Иске Кади,  Яда Кади, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чыгыш ясады. Бәйгедә катнашкан 141 бала 34 номер күрсәтте.

Жюри түбәндәге номерларны Гала-концертка сайлап алды:

1. Ләйсән Нәсыйбуллина (вокал соло);
2. Вокаль ансамбль "Шәп егетләр"; 
3. Вокаль ансамбль "Шатлык"; 
4. Вокаль дуэт Илнара Камалова, Даниил Дютин;
5. Нурсылу Зайцева (вокал соло);
6. Софья Иванова, Матросов Данил (конферансье); 
7. Рәзил Мәкъсумов (вокал соло);
8. Хореография коллективы "Задоринки"; 
9. Вокаль ансамбль "Родничок"; 
10. Александра Павлова (конферансье); 
11. Вокаль дуэт Надежда и Александр Сафроновы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International