26 гыйнварда тантаналы шартларда Кара Чишмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты ачылды. Кара Чишмәдә мәдәният учагы ачылу турында башка районнарда да беләләр, бу көнне "Россия-Татарстан" телеканалының иҗат төркеме эшләде.
Карачишмәлеләрнең шатлыкларын уртаклашырга тирә-күрше авылларның да мәдәният хезмәткәрләре җыелды, алар бүләк итеп музыкаль күчтәнәчләр алып килгәннәр.